Укытучы биергә дә тиеш түгелме?

-- Alina

Самара өлкәсенең Шигон районындагы авылда информатика укыткан Ксения кичен шәһәрдәге төнге клубларның берсендә шәрык биюен башкарган. Бу видеоны кемдер челтәргә сала, укытучы турында мәгълүмат тарала.

«Шәрык биюен биесәң, шуның белән шөгыльлән. Син бит Укытучы!» дип гаеплиләр аны. «Моны укучылар күрергә мөмкин бит!» — дип язалар. Бу видео чыкканнан соң җитәкчелектә укытучы белән сөйләшкәннәр һәм ул эшеннән китеп барган.

«Интертат» язуынча, җитәкчелек укытучының бу адымын педагог эшенә туры килми торган дип бәяләгән. Ксения клубта Джавхара псевдонимы белән чыгыш ясаган. Шәрык биюе белән ун ел шөгыльләнә икән. Ә мәктәптә ярты ел гына эшләгән. Әти-әниләр дә, мәктәп җитәкчелеге дә бу шөгылемне беләләр, дигән ул. «Ксения мәктәпсез яшәр, ә менә кем балаларга информатика укытыр. Авыл мәктәбенә килергә теләүчеләр бармы әллә. Видеоны Ксениядән көнләшкән кешеләр салган», — дигән авылда яшәүче Татьяна. Ксения эшеннән киткәч, аны яклап язучылар арткан.

 

Мәгълүмат Кызыл таң

Бәйле