Асылъяр нигә сәхнәне түгел, ә гаиләне, балаларын сайлый? Җырчының бәхет формуласы нинди? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген // Алсу Әхмәт видеосы //

Күпләрнең күңеленә «яланаяклы кыз» булып кереп калган моңлы тавышлы җырчы Асылъяр сәхнәдән югалып тору сәбәбен үзен гаиләгә, балаларына багышлау белән бәйле, дип әйткән иде. Татар Тудейга җырчы моның ни өчен шулай булуын сөйләде.

Җырчы Асылъяр: 

– Балалар тугач, төп игътибарымны гаиләгә юнәлттем. Һәрбер хатын-кызның бурычы — баларын тәрбияләп, аларга дөрес юлдан тайпылмаска булышу. Һәр милләттә төп кыйммәтләрнең берсе ул — гаилә. Безнең татар милләтендә инде бигрәк тә, гаилә — төп кыйммәтләрнең нигезе дияр идем. Гаиләле кешегә бөтенләй башка караш белән, төпле кеше итеп карыйлар. Бәхетнең формуласы юк. һәр гаиләдә аның үз рецепты була. Аны беркем дә төгәл итеп әйтеп бирә алмый. Ул — күңел, йөрәк, тоемлау эше.

Бәйле