«Әй, бу гомер дигәннәре, сөелеп, сөешеп тә бергә була алмавыбызга алтмыш ел…» [булган хәл]

-- Alfia

Әй, бу гомер дигәннәре, сөелеп, сөешеп тә бергә була алмавыбызга алтмыш ел үтеп киткән. Үзе бер кеше гомере. Беренче мәхәббәтем Таңсылу тәртипле, укымышлы, ягымлы, тирә-юньдәгеләргә ярдәмчел булып үскән кыз иде. Тумышы белән Саба якларыннан ул. Бергә булырга язмады, аны димләп Миннехан дигән егеткә бирделәр, уллар-кызлар үстереп, аларга югары белем биргәннәр. Балаларын олы тормышка чыгарганнарын телефон аша белдем.

Мин үзем дә авыру әниемне ташлый алмадым. Анда-монда китмичә, укып, эшләп, гаилә корып, ике ул һәм ике кыз үстереп олы тормыш юлына чыгардым. Инде үзләре дә гаилә корып, уллар, кызлар үстерәләр. Аларның тигез, тату тормышта, муллыкта яшәүләренә куанабыз.

Әмма ни дисәң дә, яшьлек онытылмый, беренче мәхәббәт – Таңсылу гел искә төшә.

«Безнең гәҗит»тәге минем язмаларымны игътибар белән укып бара икән ул. Югары бәя биреп, һәрберсен саклап баруын да әйткәч, үзем дә җавап йөзеннән газета аша аңа язарга батырчылык иттем. Шәт, бу язмам дөнья күреп, ул укыса, минем өчен зур шатлык булачак.

Безнең яшьлек еллары Кукмара киез-итек фабрикасының 4нче тулай торагы белән бәйле. Ул да фабрикада эшләде. Бу Саба сылулары янына без Фәрит, Харис, Хатип, Данил, Әрхәми, Минәхмәтләр белән бергәләп йөри идек. Фәритнең Германиядән алып кайткан алсу төстәге баянында өздереп урам көйләрен уйнаулары әле дә колак төбендә торгандай.

Ни кызганыч, югарыда әйтелгән иптәшләремнең берсе дә исән түгелләр… Баянчыбыз Фәрит Себергә эшкә китеп, Енисей елгасында сал агызуда эшләде. Шунда бәхетсезлеккә юлыкты, агып киткән җиреннән тапмадылар.

Тулай торак дигәне 3 катлы, 4 подъездлы йорт булып, беренче подъездның икенче катындагы 17нче бүлмәдә Таңсылу торды. Бу бина яныннан үткәндә яшьлек хатирәләрем яңара иде. Аны күргәндәй булып, сәлам бирәм дә, рухый көч алган кебек булам. Ләкин бүген инде бу торакның нигезе дә калмады. Истәлеккә берни юк… Ләкин «Онытылмый беренче саф мәхәббәт, Онытылмый Агыйдел сылуы…»

Миннәхмәтнең вафатына да күп еллар узды инде. Таңсылу Саба районының матур бер авылында улы, килене тәрбиясендә яши. Үзен яхшы хис итә, тормышыннан канәгать. Аңа нык сәламәтлек, тыныч, озын гомер, муллыкта, татулык белән яшәвен теләп калам.

 

Нурислам ГАЛИЕВ

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

 

Мәгълүмат: beznen.ru

Бәйле