Татарстанның I-нче президенты оныгы Камилә Шәймиева иң бай хатын-кызлар исемлегенә ничек эләккән? Рус ире кем?

-- Alina

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең оныгы Камилә Шәймиева «Tatler» журналына биргән интервьюсында Forbes версиясе буенча үзенең Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә ничек кертелгәне, үзенең эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе һәм гаиләсе турында сөйләгән. 

26 яшендә «ТАИФ» директорлар советы әгъзасы булган Камилә Шәймиева әлеге исемлеккә үзен кертүләре дөрес түгел дип саный, чөнки бу дәрәҗәгә ул гаиләсе тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешкән. Бу исемлеккә әләгүен белгәч, Шәймиева күз яшьләрен тыеп тора алмаган.

Камилә Шәймиева «Doc+» телемедицина сервисының милектәше булып санала. Әлеге сервис клиентларга өйләренә медицина хезмәткәре чакырту хезмәтен тәкъдим итә, ягъни өйдә больничный кәгазен яптыру, анализлар бирү, даруларны онлайн сатып алу һәм һәрдаим мессенджерлар аша табиб белән элемтәдә тору.

Бүгенге көндә Камилә Лондонда яши, Чикаго университетында MBA программасы буенча белем ала, Exclaim бизәнү әйберләре онлайн-кибетенең җитәкчесе булып та эшли.

Шәймиева сүзләренчә, «Doc+» сервисы белән шөгыльләнә башлаган вакытта, ул булачак ире — инвестицион банкир Дмитрий белән танышкан. Хәзерге вакытта алар Роберт исемле улларын үстерәләр.

 

Мәгълүмат Тatler.ru

Бәйле