Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны һаман арта бара

-- Alfia

Төркиянең көнчыгышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 35 кешегә җитте. Бу хакта илнең вице-президенты Фуат Октай хәбәренә сылтамасы белән РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк 29 кеше һәлак булганлыгы һәм 1466 кеше зыян күргәнлеге турында сүз булган иде. Кырык дүрт кешене исән килеш өем астыннан алып чыкканнар.

Җомга көнне 20:55 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) Сивридж шәһәре тирәсендәге Элязыг провинциясендә 6,8 санлы магнитудалы җир тетрәве булды.

Төркиянең 1600дән артык гражданы илнең көнчыгышында җир тетрәү вакытында зыян күрде, хастаханәләрдә 104 яралы кала, диелгән хәбәрдә.

«Хәзерге вакытта һәлак булучылар саны 35кә җитте», — диде Октай, Анкара Гадәттән тыш хәлләр агентлыгында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда. 1607 кеше зыян күргән, шуларның 1503е хастаханәләрдән чыккан инде. Коткаручылар 45 кешене исән килеш өемнәр астыннан алган.

Адан, Хатай, Османие, Тунджели, Газиантеп, Шанлыурфа, Малатья, Мардин, Самсун, Токат, Чорум һәм Кайсери көнчыгыш төрек провинцияләрендә, шулай ук Сириянең төньягында җир тетрәве сизелгән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле