Ана капиталын алу турындагы законга нинди төзәтмәләр кертеләчәк?

-- Alina

Русия Президенты Владимир Путин 31 июльгә кадәр ана капиталын алу турындагы законга төзәтмәләр кертергә кушты.

Атап әйткәндә, моның өчен язылган гаризаларны карау вакыты кыскартылачак. Әлеге башлангычның гамәлгә ашырылуына ил Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелек итәчәк.

Билгеле булуынча, Владимир Путин Ана капиталын гаиләләргә беренче бала туган очракта ук бирү башлангычы белән чыкты. Аның сүзләре буенча программа ким дигәндә 2026 ел ахырына кадәр үз көчендә кала әле.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий