Чаллыда бала коляскасына ут төрткәннәр

-- Alfia

Чаллының Нариман урамындагы йорт подъездында бала коляскасына ут төрткәннәр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бер квадрат метр мәйданны биләгән ялкынны янгын сүндерүчеләр тиз арада сүндергәннәр.

Янгын нәтиҗәсендә йорттагы кешеләргә зыян килгән. Ана белән бала ис белән агуланып, хастаханәгә озатылган.

 

Мәгълүмат: shahrikazan.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий