Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Татарстанда карлы һәм уртача салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Вакыты белән кар явачак. Юлларда бозлавык хасил була. Республикада урыны белән томан, буран һәм көчле җил булырга мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 13кә, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы -4тән алып -9 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле