«Балалы солянка»: Булат Бәйрәмов нинди яңа һөнәр үзләштергән, кем баласы «Уфтанма»ны баянга кушылып башкара? [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген // Әлфия Фәйзкәбирова //

26 гыйнвар Казанның УНИКС залында «Балалы солянка» концерты узды. 

«Балалы солянка» концертны алып барган Зәлия Зиннурованың сихри төш күрүеннән башланып китте. Тамашаны алып барган Рамил Шарапов белән Зәлия кич буе төштә күргән шарны эзләделәр, залдагы халык белән уйнап, мәзәкләр сөйләп, сәхнәгә берсеннән-берсе матур чыгышларны тәкъдим иттеләр. Концерт азагында бу шарның кешенең хыяллары булуы ачыкланды. Биредә шарны эзләү юлында төрле хәлләр булган кебек, тормышта да хыялларга таба ашкынганда кеше нинди генә киртәләрне җимерми дә, нинди генә хәлләргә юлыкмый бит. Ләкин, ни генә булмасын, хыялы, өмете бар икән, кеше яши, хәрәкәт итә. Гаилә бәйрәменә әверелгән бу концертның да  нигезендә шушы фикер ята иде.

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова җитәкләгән проект кысаларындагы әлеге концерт балаларга — тәҗрибә, әти-әниләренә — зур җаваплылык, ә тамашачылар өчен гадәти булмаган чыгышларны карап, һәр җырчының гаиләсен үзе өчен яңа яктан ачу иде. Җырчылар гаиләләре белән үзенчәлекле чыгышлар әзерләп, балаларының да төрле талантларын күрсәттеләр.

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе тулы составта чыгыш ясады. Залдагы халык аларның баларын гына түгел, ә Илназ белән Гүзәлнең үзләрен дә зур кызыксыну белән күзәтте. Ни өчен дисәгез, аларның бу юлы кулларында микрофон түгел, ә уен кораллары иде. Шулай итеп, Баһлар гаиләсе үзләре бер ансамбльне хәтерләтте.

Шулай ук Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Марат Галимов һәм Линара Батталова гаиләләре балалары белән берлектә үз репертуарларындагы җырларны башкардылар. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов улы һәм кызы белән инде күптән халык үз итеп өлгергән «Гаилә бәхете» исемле җырларын Казан тамашачысына тәкъдим итте.  Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева да бәйрәмгә ике кызы белән килгән иде. Таңсылуның «Әйтелмәгән мәхәббәтем» җыры кешеләрне уйланырга мәҗбүр итсә, Ләйсән Гыймаева «Әйдә, бас» җырын башкарганда, Булат белән уртанчы кызлары Зифаның биюләре тамашачыга позитив кәеф бүләк итте. УНИКС залын таң калдырган Илдар Ямалиев һәм аны улы Нурсолтанның чыгышын да әйтеп үтәргә кирәк. Нурсолтан, әле бик кечкенә генә булуына карамастан, баянга кушылып «Уфтанма» җырын башкарды. Бу минутларда тамашачы хәтта тын да алырга куркып утырды кебек.

Гомумән, һәр җырчы әлеге концертка ныклы итеп әзерләнгән, үз чыгышын истә калырлык итеп башкарды. Бу проект дәвамлы булсын, тагын да кызыклы идеяләргә баесын, дигән теләктә калабыз, чөнки мондый концертлар тамашачыда аеруча зур кызыксыну уята һәм җырчыларны төрле яктан ачу мөмкинлеген бирә.

 

Фото Ләйсән Гыймаева инстаграмыннан

Бәйле