«Мин куркып калдым» — Мәскәү аэропортында улларын калдырган ата җавабы [видео]

-- Alina

Тикшерү комитеты Шереметьево аэропортында ике баланы ташлап калдырган 41 яшьлек Виктор Гавриловның видеосын тәкъдим итте. Ир-ат улларыннан гафу үтенә, аларны яратуын әйтә һәм бу гамәләнең сәбәбен аңлата.

«Мин куркып калдым. Аэропортта кешеләр, полиция хезмәткәрләре күп булганга, сезгә куркыныч янамавын белеп, сезне калдырып киттем. Мин яхшы эшкә урнашып, кире сезнең яныгызга кайтырга уйладым. Бу гамәлгә бары тик сезгә яхшы тормыш бирергә теләгәнгә генә бара алдым,»- дип сөйли ир-ат.

Билгеле булганча, 26 гыйнвар көнне Виктор Гаврилов Шереметьево аэропортында 5 һәм 8 яшьлек улларын калдырып китә.  Малайларның үзләре белән бөтен документларыннан тыш, әтиләреннән  аңлатма хаты да була. Ир-ат балаларын тәэмин итә алмау сәбәпле, аларны ташлап китүен аңлата.

Малайларның әниләре алардан аерым яшәгән, ире һәм уллары белән элемтәдә тормаган. Әмма бу вакыйгадан соң, ул балаларын үзенә алырга теләк белдергән.

 

Мәгълүмат Бизнес Online

Бәйле