Лилия Муллагалиева: «Кемнәрдер кемнәрнеңдер хезмәте аркасында баеп ята»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваны Казанның Уникс залындагы күренешләр борчуга салган. Ул бу хакта инстаграмында хәбәр итте.

Лилия Муллагалиевага беркөнне Уникстагы күренешне күзәтергә туры килгән. «Идән юучы ханым берүзе зур Униксның галәмәт зур фойесын юа, ә теге ишек төбендә утырган «сакчылар» пыр тузып ләчтит саталар. Өстәлнең ике башына утырганнар, башта талаштылар, аннан көлештелэр, әле бер, әле икенче темага кереп китәләр. Берәр сәгать уткәндер, идән юучы ханым өске этажны юуны тәмамлап, чистый хәлдән таеп, идән суырткыч белән ишек төбендәге келәмнәрне чистарта башлады. «Сакчылар» идән юучы ханымның эшләгәненә карап, идән суырткычының төрләре, модельләре турында пыр тузып, узышып-узышып сөйләшеп алдылар. Ханым өске этажны тәмамлап каядыр юкка чыкты. Ике сәгать узгандыр, без эшебезне тәмамлап китәргә җыендык. Мин көзге эзләп аскы этажга төшеп киттем. Төшсәм, мескенкәем теге идән юучы ханым, аскы этажда (анда тагы 3 этаж) алдагы көнне булган концертка килгән 1000 нән артык кеше таптаган идәнне, алар кулланган бәдрәфне узе, берүзе юып маташа. Нинди хәл соң бу? Уникс залының бер көнлек арендасы 160 мең. Күз алдына китерегез, көн дә концерт. Зур Уникска бер идән юучы. Гыйбрәт. Ул көн дә кергән 160000 кем кесәсенә китә микән соң? Шул акчадан этаж саен берәр идән юучыга хезмәт хакы чыкмый микән? Көндез ул ике «сакчы» нигә кирәк икән? Аның берсе дә житәр иде… Кыскасы, менә шундый хәлләр, дуслар. Кемнәрдер кемнәрнеңдер хезмәте аркасында баеп ята», — дип яза җырчы бу күренешкә исе китеп.

 

Мәгълүмат Лилия Муллагалиева инстаграмыннан

Бәйле