Татарстандагы гимназия түбәсен ут чолгап алган [видео]

-- Alfia

 Бөгелмәдәге 7нче гимназия түбәсендә янгын башлангач, балаларны һәм хезмәткәрләрне урамга чыгарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

29 гыйнвар көндез 112 бердәм чакыру номерына Җәлил урамындагы 7нче гимназиядә янгын чыкканлыгы турында хәбәр килгән. Бинаның түбәсе ут чолгап алуы ачыкланган.

Уку йорты администрациясе 850 кешене, шул исәптән 54 гимназия хезмәткәрен гимназиядән чыгарган.

Урында 12 берәмлек янгын техникасы һәм 27 хезмәткәр эшли. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле