Рамил Шәмсетдиновның адвокаты аның турында яңалыклар җиткерә

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Байкал аръягында хезмәттәшләренә аткан солдат Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев үзенең инстаграмында җинаять эшенә бәйле яңалыклары белән уртаклаша.

«Дуслар! Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүче булып танылган җинаять эше судка тапшырылды. Чита гарнизоны хәрби суды сайты мәгълүматларына караганда, 1-10/2020 санлы эшне судья Кущенко Олеся Владимировна алып барачак. Шушы көннәрдә утырыш көне билгеләнәчәк», — дип яза инстаграмда Руслан Нагиев.

 

Мәгълүмат Руслан Нагиев инстаграмыннан

 

 

Бәйле