Ландыш башка җырчыларны да яшерен серләрен ачарга этәрә. Илмира Нәгыймова: «Юк итә барысын да…»

-- Alina
//Татар Тудей // Татар Бүген //

30 гыйнвар Илмира Нәгыймова үзенең Инстаграм битендә Ландыш Нигъмәтҗанованың «Барс-Медиа» ширкәтенә карата булган сүзләрен хуплап чыкты. Шулай ук ул ни өчен ел ярым югалып торуына ачыклык кертте.

«Контракт бетәргә бер ел калганда, миңа яңа контракт яңадан төзергә тәкъдим ясаганнар иде. Мин инде көлеп, әле монсы бетсен әле дип, аннары уйлармын дип әйткән идем, ләкин контракт беткәч бер «җырчы «белән конфликт килеп чыкты, хәттә мин анда черный списокта хәзер. Шуннан соң, мин яңа контракт төзергә килгәндә, миңа «от ворот поворот» диделәр hәм Tatar Radiosi hәм TMTV каналында мине кара исемлеккә керттеләр» дип, «Барс-Медиа»да булганнар хәлләрне сөйли Илмира Нәгыймова.

Аның сүзләренә караганча, җырчыны үзен һәм аның ирен Руслан Кираметдиновны ел ярымга юк иткәннәр. Бу вакыйга шул бер «җырчы» белән бәйле дип белдерә ул. Шулай ук күпме талантлы артистлар шул кеше аркасында «Барс-Медиа» ширкәтеннән китәргә мәҗбүр булганнар.

«Аңа каршы дәшсәң, юк итә барсын да»,- дип тәмамлый үзенең сүзен Илмира Нәгыймова.

https://www.instagram.com/p/B773smnI6v9/

 

Мәгълүмат Илмира Нәгыймованың Инстаграм битеннән

Бәйле