«Кечкенә кабәхатләр» — балалар бакчасы хезмәткәре сабыйларны шулай атаган…

-- Alfia

Костроманың балалар бакчасында бер әни, баласын калдыргач, чыгып китмичә, ата-аналар күрмәгәндә нинди хәлләр булганын бераз тыңлап торырга булган һәм коточкыч сүзләр ишеткән.

“Кечкенә кабәхатләр, барыгыз да тәрәзә төбеннән тастымаллар алдыгызмы?! Барыгыз да элеп куйдыгызмы? Карагыз аны, кемдер тастымалы юклыкка зарланасы булмасын!” – Яшерен төшерелгән видеода бала караучы няня шулай кычкыра. Бу видео “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Жизнь Костромы” төркемендә урнаштырылган.

Балалар бакчасы хезмәткәренең балалар белән дорфа сөйләшүе, үзенең кәефе юклыкка зарлануы ишетелә. Шәһәрнең мәгариф идарәсендә бу хезмәткәргә әлегәчә зарланучы булмавын билгелиләр. Күңелсез хәл буенча тикшерү башланган.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле