Фирдүс Тямаев Ландыш Нигъмәтҗанова видеосына, «Барс-Медиа»га карата ашыгыч фикерен җиткерә [видео]

-- Alfia

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Ландыш Нигъмәтҗанова сүзләренә карата үз фикерен җиткерә.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев:

— Бу бик авыр хәл бүгенге көндә. Бу видеоны карадым, хәтта үземә дә куйдым. Мине дә «черный список»ка куйдылар, мин акча түләп тә ротациягә җырлар, реклама бирә алмыйм. Ландыш гына түгел, бик күп җырчылар мондый хәлдә калгандыр дип уйлыйм. Компаниядән соңгы елларда бик күп көчле специалистларны чыгардылар. «Барс-Медиа» һәр җырчыны күтәрә, исем ясый иде. Нәрсә белән шөгыльләнсәләр дә, аларның эше, барыр юллары бар иде…

Бәйле