Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа» тирәсендәге җәнҗалга аңлатма бирде [видео]

-- Alina
//Татар Тудей // Татар Бүген //

31 гыйнвар Ландыш Нигъмәтҗанова матбугат очрашуында катнашты.  Ул тормыш иптәше Фәрит Таишев белән иң кызыклы сорауларга җавап бирде.

«Бу бернинди пиар түгел. Миңа реклама да кирәкми. Әлек «Барс-Медиа» гөрләп торды, ә хәзер без «баттык». Динә Маратовна килгәннән бирле бу оешма бетте. Без эшли алмыйбыз», — дип сүзен башлады җырчы.

Динә Маратовна үз башы белән уйлап эш итми, аның белән җырчы Иркә идарә итә дигән фикергә берничә тапкыр тукталды ул.

«Алинә Сәфиуллина, Дилә Нигъмәтуллина, Мөнир Рахмаев, Илмира Нәгыймова, Руслан Кирамутдинов, Илназ Баһ, Раяз Фасыйхов — барысы да «күткә тибеп» чыгарылган җырчылар», — дип ярсуын тыя алмыйча, Ландыш үзенең коллегалары турында да әйтеп үтте.

Бу низаг турында җәмәгатьчелек җырчының Инстаграм битендә чыккан видео мөрәҗәгатеннән белде. Шул видео аркасында Ландыш Нигъмәтҗановага төрле янаулар да булган, шул исәптән шәхсән Динә Маратовнадан да. Аның җырларын Tatar Radiosi архивыннан алып атканнар, башка канналларга да Ландышның җырларын җырлатмаска, клипларын күрсәтмәскә дигән хатлар килгән.

Бу конфликтны бетерү юллары бармы дигән сорауга, җырчы көлемсерәп кенә: «Белмим, кем бетерергә тиештер. Миңа калса, Динә Маратовна үз башы белән уйлап эшли башларга тиештер.»

Фәрит Таишев та тормыш иптәшенең сүзләренә кушылып, Динә Маратовнага каршы булмауларын әйтте.

«Сөенмәсеннәр. «Барс-Медиа»дан киттем, әмма татар эстрадасыннан китмәтем. Җырларымны алсалар, яңаларын яздыртырмын», — дип сүзен тәмамлый Ландыш Нигъмәтҗанова.

 

 

Мәгълүмат Азатлык чит ил агентлыгы

 

Бәйле