Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Киләсе ял көннәрендә Казанда аномаль җылылык һәм явым-төшем көтелә. Бу хакта профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев белдерде.

«Без чираттагы Атлантик циклон йогынтысында торабыз, хәзер без аның иңкүлегендә, ә үзәк — Норвегия диңгезендә. Без җылылык секторында, шуңа күрә температура югары. Һава торышын элеккечә Атлантик океан билгели. Ял көннәрендә температура нормадан 12 градуска югары булачак. Бу вакытта Казанда уртача тәүлеклек температура нормасы -12 градус, ә көндез шимбә һәм якшәмбе нуль градус булачак», — дип хәбәр итте ул.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, 2 февральдә, төнлә һава температурасы -4 градус, ә 2 февральдән 3 февральгә каршы төндә — нульгә кадәр булачак. Киләсе дүшәмбе, 3 февральдә, көндез 3 градус җылы, карлы яңгыр явачак. Пәнҗешәмбе, көндез бераз суытачак, температура -7 градус булачак.

«Ял көннәрендә шәһәрдә катнаш явым-төшемнәр фаразлана, кар белән яңгыр булырга мөмкин. Дүшәмбе төнлә һәм көндез явым-төшем тагын да күп булачак. 3 һәм 4 февральдә басым кими, бу циклоннар узу белән бәйле. Басым дүшәмбе төнендә аеруча сиздерәчәк», — диде Переведенцев.

КФУ профессоры Казанда кыш көне температура тирбәнешен, җылылык һәм салкынлык дулкынын билгеләп үтте. Синоптик нормалары буенча, 31 гыйнварда Татарстан башкаласында уртача тәүлеклек температура -13 градус салкын, ә 1 һәм 2 февральдә — 12,5 градус салкын булырга тиеш. Асылда, салкын урынына мартның җепшек көнен күзәтәбез.

«РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең башлангыч фаразы буенча, февральдә җылылык аномалиясе нибары бер градус тәшкил итәргә тиеш иде, әмма ул күбрәк булачак. Узып баручы гыйнвар шулай ук җылылык буенча рекордлы булды. Безгә Себер тәэсир итми. Әгәр Арктикадан безгә салкын үтеп керсә, февральдә әле салкын көннәр булырга мөмкин. Гадәттә арктик салкыннар кыска вакытлы була, ләкин барысы да атмосфера әйләнешенә бәйле», — диде профессор.

1 февральдә Татарстан буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән кар һәм юеш кар явачак. Төнлә кайбер районнарда бераз буран булачак. Көньяктан искән җил уртача тизлектә. Төнлә минималь температура -2…-7 градус тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганасы нульгә кадәр күтәрелергә мөмкин. Юлларда бозлавык булачак.

2 февральдә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә минималь температура -2…-7 градус, аязганда -12 градус тәшкил итәчәк. Көндез температура яңадан нульгә кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле