«Алай кеше башыннан йөрергә ярамый» — Ландыш башлаган темага Илсөя Бәдретдинова да кушылды [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова башлаган темага кагылышлы сорауларга ачыклык кертте.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова:

– Соңгы вакытта эстрадада булган шау-шулы хәлләрдән соң, минем үземә дә бик күп сораулар килә. «Аңлатыгыз әле, нәрсә соң бу? Нигә Ландаш Нигъмәтҗанова үзенә пиар ясый?» Ландыш үзенә пиар ясамый. Бу — чынбарлыктагы хәл… Бер генә очракны сөйләп китәм. Мин ул вакытта берничә йөз километрдагы ераклыкта гастрольләрдә идем. Миңа «Татар радиосы»ның ул вакыттагы җитәкчесе Айваз Садыров шалтыратты, «Илсөя ханым, безнең радиода иртәгә бәйрәм, сезне хөрмәтләп, туры эфирга чакырабыз, сез килсәгез бик шат булыр идек», диде. Мин кайтып киттем Казанга, тортлар «заказать» иттем, икенче көнне бардым туры эфирга дип, ләкин мине радиога кертмәделәр. Әйе, мин яшермим, минем күңелгә тиде, чөнки мин бала-чага түгел… Соңрак мин беләм: Динә Маратовна минем туры эфирга киләчәкне белгән, һәм Иркә ханыма бу ошамаган, «юк, ул килмиячәк», дигән… Минем дә үз фикерем бар, алай кеше башыннан йөрергә ярамый…

Бәйле