“Андый-мондый ачлык заманы килсә, татарга кулай булачак икән” – Эльвира Фатыйхова татар эстрадасы турында

-- Alina

Безнең халыкка ипи бирмә, эстрада гына бир икән. Шаккаткыч. Юк, искиткеч!

Андый-мондый ачлык заманы килсә, татарга кулай булачак икән. Көн саен бер-ике җырчыны чыгарып җырлата торасың, гайбәтләрен сөйләтә торасың, халык йота-йота-йота…

Безнең эстрададагы 700 җырчыны шулай икешәрләп чыгарсак, бер ел буе ач торырга мөмкин. Резервный бункерлар бушап, бөтен кеше үлеп беткәндә дә безнекеләр җырлап бетермәячәк әле…

 

 

Эльвира Фатыйхова, журналист 
Фото Вконтакте
–
–

Бәйле