Казанда яшәүче ир-ат сигез яшьлек кызны көчләүдә гаепләнә

-- Alfia

 Татарстан Югары суды Казанда яшәүче 39 яшьлек ир-атны сигез яшьлек укучы баланы көчләүдә гаепле дип тапты. Җинаять узган елның сентябрендә була. Бу вакытта икенче сыйныфта укучы ике кыз бала дәресләрдән соң өйгә кайтып килә. Шул вакытта Липатов урамында алар янына билгесез ир-ат килеп чыккан.

Таныш булмаган ир-ат кызларга көчекләр карарга тәкъдим иткән. Кызларның берсе риза булган. Ир-ат аны кеше булмаган урынга урман посадкасына алып бара һәм мәсхәрәли.

Ир-атны тиз арада тоткарлаганнар. Ул Яшел Үзәндә туып-үскән, Казанда шул урыннан ерак түгел яшәгән эшсез кеше булып чыккан. Ачыкланганча, элегрәк аны мондый җинаять өчен җаваплылыкка тарткан булганнар инде.

Никифоровка балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылуда гаеп белдерәләр. Ул суд көтеп, дүрт ай СИЗОда уздырган.

Процесста кызның әнисе журналистлардан утырыш залыннан чыгып китүләрен сораса да, судья матбугат вәкилләренә калырга рөхсәт итте. Хөкем ителүче үз гаебен элеккечә үк кире какты, йөзен яшермәде. «Мин барысын да әйттем инде, өстәп әйтер сүзем юк», — диде ул үзенең соңгы сүзендә.

Дәүләт гаепләүчесе Никифоровка 19,5 ел сораган, тик суд аны махсус режимлы колониягә 18 елга хөкем итте, зыян күрүче хисабына ярты миллион сум акча түләттерергә карар булды. Шулай ук хөкем ителүчегә педофилиядә чагылган сексуаль чирдән мәҗбүри дәвалау билгеләнгән.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле