- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
// Татар Тудей // Татар Бүген //
31 гыйнвар җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның “Ап-ак карлар” дип исемләнгән яңа җырына төшерелгән клипның ябык презентациясе үтте. Презентациядә клипның геройлары, җырчының якын дуслары, танылган блогерлар катнашты.
⠀
“Бу съемкалар аеруча күңелле үтте, сюжеты да бик кызыклы. Дилә Нигъмәтуллина күпмедер вакыт иҗаттан читләшеп торса да, хәзерге вакытта яңа җырлар, яңа клиплар өстендә эш алып барыла”, – дип яңалыклар белән уртаклашты җырчының администраторы Илсөяр Нуретдинова.
⠀
Ябык презентациядә клип геройларыннан тыш, җырчы Сөмбел Билалова, җыр сүзләре авторы Ризидә Ситдикова, танылган блогерлар Гөлзар Вәлиева, Гүзәл Сафиуллина, Гүзәл Хөснетдинова да бар иде.