Дилә Нигъмәтуллина яңа җырына төшерелгән үзенчәлекле клипны тәкъдим итте [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

31 гыйнвар җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның «Ап-ак карлар» дип исемләнгән яңа җырына төшерелгән клипның ябык презентациясе үтте. Презентациядә клипның геройлары, җырчының якын дуслары, танылган блогерлар катнашты.

«Бу съемкалар аеруча күңелле үтте, сюжеты да бик кызыклы. Дилә Нигъмәтуллина күпмедер вакыт иҗаттан читләшеп торса да, хәзерге вакытта яңа җырлар, яңа клиплар өстендә эш алып барыла», — дип яңалыклар белән уртаклашты җырчының администраторы Илсөяр Нуретдинова.

Ябык презентациядә клип геройларыннан тыш, җырчы Сөмбел Билалова, җыр сүзләре авторы Ризидә Ситдикова, танылган блогерлар Гөлзар Вәлиева, Гүзәл Сафиуллина, Гүзәл Хөснетдинова да бар иде.

Бәйле