Азат һәм Алсу Фазлыевлар Иркәнең аларга китергән зур зыянын әйттеләр [видео]

-- Alina
//Татар Тудей // Татар Бүген //

1 февраль Азат һәм Алсу Фазлыевлар Инстаграм битләрендә «Барс Медиа» һәм җырчы Иркә белән булган низагка бәйле үзләре белән булган авыр хәлләрне сөйләделәр.

«Безнең дә әйтер сүзебез бар. Ландышның сүзләре хак. Бу вакыйга барыбызга да гәйбәт түгел, ә гыйбрәт булсын иде»,- дип сүзне башлый Азат Фазлыев.

Алсу Фазлыева исә Иркә белән дус булулары, гаиләләр белән аралашып яшәүләре турында сөйли. Әмма аларның дуслыклары озакка сузылмаган, чөнки соңрак Иркәнең чын йөзе ачылган.

«2019 елның май аенда без аңа бик зур суммада акча бирдек, чөнки ул елап ярдәм сорады. Бу акчаны без әниебезгә дип җыйган акчаларны кире кайтару, бурычларыбызны каплар өчен җыйган идек.  Иркәне һәм аның гаиләсен якын итеп, без шушы акчаны ышанып аңа тапшырдык. Әмма бу акчаларны алганнан соң Иркә безне бөтен җирдә «блокка» тыкты, аның белән элемтәгә керү мөмкин түгел иде», — дип сөйлиләр Фазлыевлар.

Шулай ук җырчы Иркә Фазлыевлар гаиләсе турында төрле начар сүзләр сөйләп йөргән, имеш бу акчаларны алар үзләштергән һәм Азатның әнисенең авыруын пиар булган.

«Без бик күп төгәл мәгълүмат беләбез. Хәзергә бер кечкенә өлешен генә сөйләдек. Шактый кеше зыян күрде, әмма алар дәшмиләр, бәлки куркалардыр. Иң авыр йөк яңа гына сәхнәгә күтәрелеп килгән Хәйретдиновлар җилкәсенә төште. Бәлки алар да киләчәктә ачыклык кертерләр»,- дип, Фазлыевлар барысын да ачып бетермичә сүзләрен тәмамладылар.

Мәгълүмат Азат Фазлыев Инстаграм битеннән

 

 

 

Бәйле