Уфада коточкыч җинаять: ир элекке хатынына һөҗүм итә

-- Alfia

31 гыйнвар Уфада коточкыч җинаять булган. Бер ир элекке хатынын үтергән.

Бәхетсезнең гәүдәсе шәхси йортларның берсендә табыла. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлый. Ул күрсәтмә биргән. Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Мәрхүмәнең тәнендә бик күп җәрәхәтләр табыла.

Ачыклануынча, мәҗлес барышында җинаятьче үзенең элекке хатынына пычак белән һөҗүм итә. Алар табын артында мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен очрашкан булган икән.

Узган елда бу кеше аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңел зыян китерүдә һәм үтерү белән янауда гаепләнгән булган. Билгеләнүенчә, мәрхүмә булган хатын да, 2015 елда элекке ирен саклап калырга омтылып, берәүгә пычак кадаган. Ул чакта хатын «шартлы» хөкем белән котылып калган.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле