Иркә иренә кызыга диме? Рамилә Хәйретдинова: «Без шокта… Бу — Иркә эше» [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татар эстрадасындагы соңгы вакыйгаларга бәйле җырчы Рамилә Хәйретдинова да үз фикерен җиткерде.

«Бу көннәрдә бик күп сораулар килә, бездән аңлатма бирүебезне үтенәләр. Минем дә, Рамилнең дә бу хәлләрдә катнашасы килмәгән иде. Безне карап баручылар инде беләләр. Без бер сезон җырчы Иркә белән эшләдек. Аның концертларында минем ирем алып баручы иде, мин администратор вазифасын башкардым. Иркә белән якын гаилә дусларына әйләндек. Ләкин беркөнне бу мөнәсәбәтләргә нокта куелды. Ноктаны мин үзем куйдым. Иркәнең иремә башка төрле карашы сәбәпче булды моңа. Күзе төшкән, димәк. Мин моны сизә башладым, ләкин барысы да була, иҗат кешеләре бит, дип уйладым. Ләкин ул «мин аны ошатам», дип Динә Гәрәевага сообщение җибәргән. Динә Гәрәева бу сообщениеларны миңа җибәрде, «иреңә күзе төшкән, кара, гаиләгезгә кермәсен», диде. Миндә әлеге хәбәрләр барысы да саклана… Бу май айлары иде. Ул Азат-Алсу Фазлыевлар белән араны ничектер бозды. Безгә —  аларны, аларга безне начар яктан күрсәтте. Без сөйләшмәдек, банкетларда күрешсәк тә, күрмәмешкә салына идек. Иркә үзенең дусты Динә Гәрәева белән Дубайга ял итәргә китте, шунда Азат-Алсуны да чакырган. Бу хакта Динә шалтырытып әйтте. Бу вакытта Иркә аларга безнең турында начар сүзләр сөйләп яткан. Нигә кирәк иде бу аңа? Аңламыйм да, аңлыйсым да килми, без шокта. Бик күп еладык, бик авыр булды. Без икебез дә Рамил белән нечкә күңелле кешеләр инде. Шул вакытта безнең гаилә дустыбыз Мәхмүт Шәрәфетдин ярдәм итте, «сабыр итегез, аңлыйм, авыр, Аллаһы Тәгалә бар ул», диде. Алар Дубайда вакытта ук мин Иркәгә яздым. «Иркә, синең белән башка эшләргә теләмибез. Без китәбез. Безнең телефон номерын оныт. Рамилгә дә, миңа да шалтыратма», дидем. Ул: «Ярар, сезнең үз юлыгыз», дип әйтте дә, шуннан без аралашмадык. Май аеннан бирле без бик начар мөнәсәбәтләрдә аның белән, ул безне барлык концертлардан алып атты. Иң беренче концерт күптән түгел булды. 24 ноябрь Мәскәүдә Кремль Сараенда «Татар җыры». Ул анда бөтен тешләре-тырнаклары белән тотынган безне алып атырга. Бөтен оештыручыларга әйткән Хәйретдиновларны алып атырга. «Алар анда нәрсәгә?» — дип әйткән. Cез әйтерсез, Хәйретдиновлар моңа лаек түгел, дип. Әйе, мин килешәм, без анда җырларлык җырчылар түгел. Ләкин моны бит ул хәл итәргә тиеш түгел. Ул үзе дә җырчы, аны да чакырдылар гына. Әле ярый Мәскәүдә шушы концертны оештыручы безне яклап чыкты, безне анда катнаштырды. Рәхмәт аңа. «Кышкы солянкалардан» алып атты инде, аны әйтеп торасым да килми. «Балалы солянка»да без катнашырга тиеш идек, костюмнар да тектердек. Ләкин концертка 3 атна кала безне аннан алып аттылар. Бу — Иркә эше. Ул әйтә Динә Гәрәевага, ә Динә алып ата… Бу вакытта бик авыр булды. Рамил әйтә: «Ник болай соң бу? Дөреслек кайчан калкып чыгар?» Бер сүз дә әйтмәдек», — дип сөйли Рамилә Хәйретдинова.

Шулай ук ул сөйләгән сүзләрен дәлилли алуын һәм бу әле булган хәлләрнең 10% гына булуын әйтә. Рамилә әйтүенчә, Иркә ягыннан Хәйретдиновлар гаиләсенә нәфрәт агыла да агыла. «Кайчан бетәр бу? Нигә аны туктатмыйлар, мин белмим. Барысының да күзләре ачылсын иде. Үзе дә аңласын иде, әле вакыт бар. Матур итеп яшик әле, бу дөньяда Аллаһы Тәгалә бар икәнен онытмыйк әле, Иркә» — ди Рамилә Хәйретдинова.

Мәгълүмат Рамилә Хәйретдинова инстаграмыннан

Бәйле