1968 елның сентябрь ае. Чехословакиягә килгәнгә икенче ай китте. Без урнашкан урманчыктан ерак түгел кукуруз кыры бар. Аны бераз җыйганнар, буш урынны сөрә дә башлаганннар, ләкин безнең гаскәрләр кергәч, кырларда эш тукталды. Тирә-яктагы җимеш агачлары исе белән бергә минем борынны әле күптән түгел кенә сөрелгән җир исе дә кытыклап ала. Ни әйтсәң дә, кичәге механизатор бит! Ерак түгел буразна башында әфлисун төсендәге «ДТ-75» тракторы тора. Мине озатып йөрүче хохол егете Олейникка мактанам: менә күрәсеңме, Волгоград тракторы монда да килеп җиткән бит!
Шулвакыт тракторны кабызып карыйсы килде. Нәрсә куркырга, әлегә бу җирдә без хуҗа бит! Олейник көлә, имеш, мин булдыра алмыйм бу эшне! Кабинасы бикләнмәгән, эче чип-чиста. Белмим, тракторист үзе алганмы, әллә булмаганмы, ләкин «пускач”ның стартеры урынында юк. Ә безнең илдә, бер-ике ел үткәч, тракторны кем стартер белән кабыза инде? Кыскасы, чалбар каеше белән өченче маташудан соң мотор гөрләп эшләп китте! Кереп утырдым да, сабанны күтәртеп, буразнага борылдым. Олейник мине көтеп арлы-бирле кыр башында йөри. Шулчак аның янына бер кечкенә генә машина килеп туктады да, аннан олы гәүдәле бер ир-ат чыкты. Минем якка күрсәтә-күрсәтә, Олейник белән сөйләшә башлады. Бу ир шушы җир хуҗасы – госхоз директоры булып чыкты. Урысча яхшы гына «сукалый». Башта рөхсәтсез тракторга тотынган өчен шелтә белдерде, соңыннан йомшарды, минем чыннан да механизатор икәнемне белгәч, буш вакытта сөрмәссезме, ди бу. Үз тракторчысы безнең тирәдә эшләргә курка икән. Кыскасы, взвод командиры Симонов рөхсәт биргән саен, барып кабызам да, рәхәт хисләргә чумам: авылны искә алам, үзем белән эшләгән механизаторларны күз алдына китерәм. Беркөнне килеп солярка да салып киттеләр. Ә буразна башында кем булса да мине «саклый». Дүрт көн эчендә әкрен-әкрен генә 10-12 гектар сөргәнмендер, ләкин өлкән командирлар сизеп алды моны – туктаттылар. Госхоз директоры соңыннан безнең взводны 10 литрлы канистра белән бик яхшы, үзе ясаган шәраб алып килеп сыйлады.
Мин җитмәсә батареяның комсоргы, агитаторы да идем бит. Союздан килгән самолетларның борт номерыннан белә башладык: кайсы ашамлык алып килә (ашату бик яхшы иде), кайсысы – газета-журналлар. Мин шул «борт» туктауга барып җитәм дә (300 метр ара), бушатырга булышам. Шуңа күрә дивизиядә газеталарны иң беренче мин эләктерәм. Бөтен палаткалар тулып бетә иде. Шулардан туган илдәге хәбәрләрне кисеп алып, «Мәгълүмат» тактасына элеп куям. Билгеле инде, беренче урында үзебезнең республика турындагы яңалыклар урнаша. Әле тагын, «Яшен»нәр, «Сугышчан бит»ләр чыгару минем өстә. Бераздан шунысын да белдек: безнең Әлмәттән килә торган «Дуслык» нефть үткәргече Брнога килеп җитә икән бит! Шул ике ай эчендә 5 тасма тутырып фотолар төшергән идем дә бит, ни кызганыч, «шмон» оештырып, «артык» әйберләрне юк иттеләр
Тагын бер вакыйга бүгенгедәй истә. Шулай бервакыт ефрейтор Саша Борисов белән аэродром бетонкасының башына барып чыктык. Каршыбызда арты белән йөк машинасы тора, ә әрҗәсенә зур прожектор куелган. Шуның ярдәмендә төнлә истребительләрне утырталар. Машинага якынайгач, колагыма татарча музыка ишетелә башлады.
Бердәм команда белән кабина ишекләрен кискен генә ачтык: “Марш из кабины! Руки вверх!”- дип кычкырдык.
Ике солдат яшен тизлеге белән утырган утыннарыннан җиргә шуып төштеләр, күзләре шар кебек ачык. Ниһаять, безнең формаларны күреп тынычландылар: җан керә башлады үзләренә.
– Откуда такая музыка?- дип сорау бирәм боларга.
– Откуда, откуда: из Татарии,- диде шофер урыныннан егылып төшкәне.
Татарча музыка тыңлап утыргач, телне дә беләдер дип уйладым да соравымны дәвам иттем:
– Татариянең кайсы җиреннән?
Алексеевск районыннан дигәнне ишеткәч, үзем дә егылып китә яздым:
– Кайсы авылдан?
– Урманасты Шунталысы…
– Ә мин Кыр Шунталысыннан бит!
Кочаклашып алгач, сөйләшеп киттек. Ул Венгриядә хезмәт итә икән. Аларның авиация частен әле яңа гына Чехословакиягә керткәннәр: истребительләргә төнге очышлар вакытында бетон полосага утырырга булышалар. Ә көндез көне буе йоклыйбыз, ди бу. Посттан бушаган арада машина янына барам да, Илдар белән татар көйләрен тыңлыйбыз, төнге йолдызларга карап, авылларыбызны сагынып искә алабыз. Ерак киткән саен туган ил, туган авыл сагындыра икән ул! Илдар Исламов белән соңыннан озак кына хатлар алыштык. Күптән түгел генә вафат булуын ишеттем. Авыр туфрагы җиңел булсын…
Октябрь ахырында безнең дивизияне Витебскига кайтардылар, ә алмашка башка гаскәрләр килеп калды.
Кайтуыбыз Польша аркылы поезд белән булды. Брестны үтеп, Белоруссия җиренә кергәч, ничек каршы алуларын күрсәгез иде! Һәр туктаган урында чәчәкләр, алкышлар… Әйтерсең лә, Берлинны алып кайтабыз! Ә 29 октябрьдә шәһәрнең Якуб Колас исемендәге драма театрында безнең дивизия Ленин комсомолының 50 еллык юбилеен бәйрәм итте. 7 ноябрь парадыннан соң мин авылга, әни янына кайтып төштем.
Мине исән-сау күреп, әни озак кына елады. Абыйлар, газеталардан саран гына мәгълүмат алып, минем кайда икәнне сизенгәннәр булса кирәк, әнигә дә җиткергәннәр. Ана йөрәгенең ниләр кичергәнен аңлавы читен түгел инде.
…Күптән түгел элеккеге бер хезмәттәшем кабинетка килеп керде:
– Әле менә военкоматка шалтыратып, теңкәләрен корыттым, – ди бу. – Онык өч көн буена шалтыратмый частеннан. Рота командирына шалтыратам, барысы да әйбәт, ди.
– Тукта әле, – дим моңарга, – син рота командирының телефонын кайдан беләсең соң?
– Ничек белмәскә! Онык баруга хәбәр бирде бит, әле полк командирыныкын да таптым. Әгәр кичкә кадәр шалтыратмаса, анысының да тетмәсен тетәм…
-Үзең хезмәт иттеңме соң? – дигән сорауга, – ике ел, – дип җавап кайтарды бу.
Шулвакыт кесә телефоны шалтырады:
– Әһә, килен шалтырата, димәк, малай табылган… Әле командирларының нервларын кытыкламасам, тәки шулай кала иде…
– Оныгың белән сөйләшкәндә әйт: андагы генералларны тотып кыйнамасын тагын, – дип котылдым бу таныштан.
Шунда тагын әнием (авыр туфрагы җиңел булсын) искә төште. Ул да бит 1968 елның сентябрендә, унөч километр ара үтеп, Алексеевскига военкоматка барган булган. Тик военком гына:
– Апа, бар өеңә кайт, комачаулап йөрмә монда, малаең нинди булса өйрәнүләрдәдер, – дип куып чыгарган…
Ирек Хисамиев
Мәгълүмат Ватаным Татарстан