Ун яшьлек малайны көчләмәкче булган…

-- Alina

3 февраль Уфада коточкыч хәл буенча суд булачак. 33 яшьлек Владимир кеше кыйнауда гаепләнә. Кыйналган 53 яшьлек Владимир Зайцев соңрак дәваханәдә вафат булган.
Яшь ирнең дусты Роман билгеләвенчә, ул көнне ир урамнан китеп барганда аны 10 яшьлек малай туктата. Малай иргә бер фатирда аның дустын көчләүләрен әйтә.

Ике малай урамда уйнаганнан соң өшеп, подъездга кергән булган. Алар янына 53 яшьлек ир килә һәм балаларны җылынырга, чәй эчәргә үзенә чакыра. Өйгә кергәч, ир балалар алдында чишенә. Балалар куркып чыгып китәргә уйлый, әмма ир аларны балта белән куркыта һәм нәрсә кушса да эшләүләрен таләп итә.

Шулай да малайларның берсе чыгып кача һәм урамнан узып баручы ирне туктата. Владимир шунда ук подъездга йөгереп керә һәм фатир ишегенә шакый. Ишекне 53 яшьлек ир ача, коридорда бала елавы ишетелә. Шунда яшь ир җинаятьчене урамга сөйрәп алып чыга һәм сугып җибәрә. Ир бик нык җиргә егыла.

53 яшьлек Владимир Зайцев былтыр гына төрмәдән чыккан булган. Ул бер малайны көчләгән өчен 11 ел утырган.

Малайны җинаятьче кулыннан тартып алган ирне бүген үзен хөкем итәләр.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле