Коточкыч хәл: Буа районында яшәүче ир-ат әти-әнисен кыйнаган

-- Alfia

31 гыйнварда Буа районының Әнәле авылында яшәүче 29 яшьлек ир-ат үз әти-әнисе белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Күпмедер вакыттан соң алар арасында бәхәс туа. Шуның нәтиҗәсендә ул әтисен һәм әнисен кыйный. 51 яшьлек ир һәм 49 яшьлек хатын төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, алар үзәк район хастаханәсенә озатылган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы исерек хәлдә булган кешеләр белән сак мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнлекне кисәтә. Үз-үзләренең тотышына җавап бирә алмаучы әлеге кешеләр төрле агрессив гамәлләр кыларга мөмкиннәр. Чөнки аларның кәефләре тиз үзгәрә, андыйлар үзен контрольдә тота алмый. Шуңа күрә алар белән сөйләшмәскә һәм бигрәк тә бәхәсләшмәскә кирәк.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле