// Татар Тудей // Татар Бүген //
Җырчы Эльвира Хамматова да эстрадада булган соңгы хәлләргә бәйле үз фикерен җиткерде.
“Башлагач әйтеп бетерик инде… Эстрада да булган соңгы хәлләрне сез генә түгел, без дә күзәтәбез! Ландыш Нигъматҗанованың видеосына кушылып шактый гына артистлар үз фикерләрен җиткерделәр. Мине бу хәлләр читләтеп узды, чөнки 2014 елда мин компаниядән киттем. Тик менә Элвин Грейның кичәге тузга язмаган постыннан соң (язма) мин дә бу хәлләрдән читтә кала алмадым.
2004 елда Барс-Медиа компанмясе оештырган кастингта 200 кеше арасыннан 8 ен сайлап алып, зур хезмәт куйдылар! Ә мине Балык бистәсенең Социаль яклау бүлегендә эшләп йөргән җиремнән,тавышым үзенчәлекләрен ишетеп, тоеп, продюсером – Артемьев Радик Иванович иҗат юлымны “бер тиенсез” башларга ярдәм итте. Популяр җырчы итте!
Мин эстрадага 2007 нче елда «Ел ачышы» номинациясе белән килеп кердем. Ул вакытта яңгыраган “үлмәс хитым”(Яшьли сөйгән ярым) продюсерым дөрес сайлап тәкъдим иткән җыр! Гап-гади 19 яшьлек кыздан бәлки нидер өмет иткән диярсез… Тик бу миңа кагылмый!
Иң беренче очрашуга ук әнием миңа ияреп барып, Радик Ивановичка: “Безгә сәхнә арты “пычраклары” кирәкми, зур акчаларыбызда юк, артист ясый аласыз икән – эшләгез” – диде. Ул аңа каршы: “Апа мин сезне аңладым, мин аны юкка гына сайламадым, киләчәге өметле” – диде.
Менә шушы рәвешле дөрес башланган продюсер һәм артист арасындагы мөнәсәбәтләр бу!
Радик Ивановичны хәзергесе вакытта әллә нинди “язмыш уеннарында”гаепләп, тамашачының башын бутап игътибарны башкага юнәлтергә тырышалар. Әлеге кешенең өстенә ялган ялалар якканчы, ул әлеге компаниядә күпме йолдызлар кабызганын, никадәр талантлар ачканын, куйган хезмәтен белү өчен ким дигәндә Барс-Медиада 7 ел эшләргә кирәк, дип саныйм мин .Ә мондый язып тоттырган хатны, Элвин Грей, кем дә җиткерә.
Барс-Медиа җырчыларын брендка әйләндергән, чөнки кайда гына чыгыш ясасак та, кыяфәт тә, костюмнар да каралган, сайланган, бер съемкада киеп төшкән сәхнә костюмы башка кабатланмас, тере тавышка бар ҮЗ җырчыларын күчереп өйрәтергә тырышкан, компанияны яңа дәрәҗәгә күтәргән, гастрольлләрне чит төбәкләргә чыгарган, үзе һәрвакытта кырыйда кала белгән Радик Иванович ул!
Мин бердәмлек һәм дөреслек яклы! Ландыш Нигъмәтҗанова башлап әлеге эшкә керешкән икән, димәк, башкалар да курыкмыйча үз сүзләрен әйтергә тиеш, читтә генә чәйнәшергә түгел!” – дип яза инстаграмда Эльвира Хамматова.
Мәгълүмат Эльвира Хамматова инстаграмыннан