Инсаф Хәмитов: «Әй, җаныем, карыйсың, бер тыгарга ярыйсың!..» — эстрада — ул мәдәният түгел»

-- Alina

Активист һәм блогер Инсаф Хәмитов Фейсбукта татар эстрадасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турнында үз фикерен язып калдырган. Мәгънәне бозмас өчен, авторның текстын үзгәртмичә бирергә булдык:

«Эстрадабыздагы пикантлы матавыкларга аптыраучыларга аптырыйм. Виктор Степаныч Черномырдин әйтмешли, никогда такого не было, и вот опять! Гаҗәпләнергә дә, өзгәләнергә дә, бернинди өзлексез чаралар күрүне таләп итәргә дә кирәкми. Безнең җыр индустриясе (сәнгате дип әйтмим әле бу очракта), йомшак итеп әйткәндә беркайчан да халкыбызның умы, честе и совесте нашей эпохие булмаган, түгел, һәм булмаячак. Милли әхлагыбыз склады точно монда урнашмаган. Магу абаснавать. Менә пажалсты,узган гасыр башында яздырылган пластинкалардагы ике җырдан ике генә җөмлә — «…авызын үпсәм, телен бирә!..(Хөсәен Юсупов башкара), «…Әй, җаныем, карыйсың, Бер тыгарга ярыйсың!..» (Мәрьям Искәндәрова җырлый). Безгә яхшы таныш «Бас,кызым, Әпипә» композициясе дә Казандагы бордельләр репертуарыннан икән дигән фараз бар бугай. Окончательно «миллиләнеп» киткән тальян гармуннарны татар авылларына зимгурлар тотып кайтканын да онытмыйк, тот, наверное, ещё контингент был, Тумыштан алган зәгыйфлеге — родовая травмасы бар безнең эстраданың, ул башлыча рәвештә традицион мәдәният нигезенә каршы чыгып, индустриаль җәмгыятнең «контр-культурасы» буларак формалашкан. Әлбәттә, озын көйләргә салынган моңлы халык җыларын да үзенчә кулланган ул, монысы бәхәссез, тик күңел ачу, кәеф-сафа кору, бераз оятсызланып алу — аның асылы. Совет власте сәнгать-мәдәниятны яңа идеолгияне пропагандалау коралы итеп куллана башлагач вәзгыять бездә дә үзгәргән.Кушканны гына, яраганны гына җырлаган башкаручылар концерт оешмаларының һәм партиянең контроле астында әллә ни тәртип бозмаганнар, ачыктан ачык ямьсезләнеп йөрмәгәннәр бугай. Тик шулай да халык арасында «тегесе мондый иде», «монысы тегенди иде», «бусы эчә иде» дигән сүзләр йөргәләштергәләде. Сәүит заманында да әртис халкы фәрештә дә, әүлия дә түгел иде. 
Шулай булгач, туксанынчы елларның ач-ялангач көнкүрешендә, икемеңенчеләрнең тук трмышында тулы ирекле заманында формалашкан чыбыклы-чыбыксыз микрофон тотып торучылары каян килеп гөнаһсыз әхлак эталоннары булсын ди? Аткуда? 
И вообще, шоу-бизнесның җәмгыятәге урынын артык күпертергә кирәкми, минемчә. Иртәгә бар концертларны тыеп, бер 500 шт жырлаучы башка һөнәргә перепрофилироваться итә икән, татар өчен берни үзгәрмәячәк. Китап күбрәк укырлар, мүзейларга, театрларга ешрак йөрерләр. Эстрада — ул мәдәният түгел, гафу итегез. 
P.S. Бу озын язманы укучылар арасында таныш жырчыларым булса үпкәләмәгез, яме! Аерым-аерым һәрберегезне хөрмәтлим, ләкин гомуми күренеш буларак сезнең «эшчәнлекне» авыр кабул итәм.»

 

Мәгълүмат Инсаф Хәмитовның Фейсбук битеннән

Бәйле