«Мәйдан» каналыннан китәм» — Ландыш Гарифуллина

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

«Мәйдан» каналында эшләүче Ландыш Гарифуллина эшеннән китәргә карар кылган. Ул бу хакта Инстаграм битенә язма керткән.

«“Казан кичләре”ндә сәхнә артында артистларга, тамашачыларга баш катыргыч сораулар биреп, рәхәтләнеп эшли идем. Әле дә урамда әбиләр, апалар шул проект аша таный. “Ачыктан-ачык” тапшыруына да җанымны бирдем, көчемне керттем, ләкин никтер миндә: «Ооо, бу атнаны съемкалар!»- дигән шашкын юк иде. Ә “Казан кичләре”нә без кызлар белән гел бер ай алдан әзерләнә башлап, көне килеп терәлгәнче әзерләнә идек»- дип яза Ландыш.

Ул алып баручы булып эшли башлаган елларын искә төшереп, китүенең сәбәбен әйтә.

«Аллага тапшырып, 3 еллык тәҗрибәмне яңа өлкәгә юнәлтергә булдым» — дип сүзен тәмамлый Ландыш Гарифуллина.

 

Мәгълүмат Ландыш Гарифуллина Инстаграм битеннән

Бәйле