Коточкыч вакыйга: Пермь краенда дусты ир-атны үтереп, таганга утыртып куйган

-- Alfia

Пермь краенда яшәүче бер төркем дуслар балалар мәйданчыгында кәеф-сафа корырга була. Мәҗлес кызганнан-кыза барганда арада башта — бәхәс, аннары сугыш чыга. Нәтиҗәдә, 38 яшьлек ир 46 яшьлек дустын бик нык кыйный. Баш яраларыннан ир шунда ук вафат була.

Әмма бу хәл генә күңел ачуны туктата алмаган. Дуслар иптәшләренең үле гәүдәсен шундагы таганга утыртып куя да эчүләрен дәвам итә.

Урамнан узып баручылар мәетне күреп, хокук сакчыларын чакырткан. Җинаятьче үз гаебен таныган.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле