Гүзәл-Илдар нигә «Арена»лар алырга булды? Артистлар ни дияр: Ришат, Фирдүс, Раяз… [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

13 февраль Казанда «Татнефть-Арена»да Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның юбилей концертлары була. Башка артистлар аларның хезмәтләрен ничек бәяли һәм әлеге җырлы гаиләгә нинди теләкләрен җиткерәләр? Татар Тудей бу фикерләрне сезнең белән дә бүлешергә әзер.

Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина, Рәсим Низамов, ИлСаф, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Хәйретдинов, Фирдүс Тямаев җырлы гаиләнең шундый зур масштабтагы чара әзерләүләрен татар җырын яңа баскычка күтәрү, дип саныйлар һәм изге теләктә торуларын белдерәләр.

«Тырыш булганда гына шундый нәтиҗәләргә ирешергә була. Бик сөенәм. Хатын-кыз берүзе генә әллә нәрсә майтара алмый. Алар бергә эшлиләр Илдар белән. Хәзер инде кызлары да җырлый. Менә бу — дус гаиләнең хезмәт җимеше», ди  Зөһрә Шәрифуллина барлык фикер-теләкләрне бер мәйданга туплап.

Бәйле