Әнвәр Нургалиев: «Аякка басып булмый, хастаханәгә салалар…» [видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев бәлагә юлыккан. Ул концертын күчерергә мәҗбүр.

«Янаул, сезнең алдыгызда гафу үтенәм. Кызганычка каршы, концертны күчерергә туры килә. Иртән машинага утырганда, ялгыш басып билемне кузгалттым, аякка басып булмый, бүген хастаханәгә салалар. Нишләтәсең, бәла аяк астында. Кызганычка каршы, әлегә шундый «полоса» бара. Алла Бирса, бергәләп җиңеп чыгарбыз», ди Әнвәр Нургалиев тамашачыларына мөрәҗәгать итеп.

 

Мәгълүмат Әнвәр Нургалиев инстаграмыннан

Бәйле