Җырчылар Зөфәр Хәйретдинов турында нинди фикердә? [видео]

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Танылган композитор-җырчы Зөфәр Хәйретдиновның 60 яшьлек юбилей концерты булып узды. Бу зур чарада күп кенә җырчылар чыгыш ясады. Шулай ук алар Зөфәр Хәйретдиновка, аның иҗатына һәм аңа карата булган мөнәсәбәтләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Сезгә шуларның кайберләрен тәкъдим итәбез.

Филүс Каһиров: «Хәтерлим, кечкенә чакта Зөфәр Хәйретдиновның «Пар алмагач» җырын җырлый идем. Ялгышмасам, бүгенге көндә бу җырны Әнвәр Нургалиев яңарткан. Бу бик әйбәт, чөнки аны тыңлаучылар күп. Шушы ретро җырларны башкару безнең җыр сәнгатенә файда гына инде. Димәк, урта буын гына түгел, яшьләребез дә тыңлап үсә.»

Ришат Төхвәтуллин: «Миңа «Шомырт бәйләме» җыры килеп әләкте. Зөфәр абый үзе шушы җырны башкаргач, сөйгән ярын тапкан икән. Миңа да шул җыр ярдәм итмәсме икән дип, мин дә шул җырны башкарып карадым. 3-4 ел җырлап йөрдем, тик файдасы булмады. Зөфәр абый, замана куып, иҗат итә торган композитор димәс идем. Җәй җәй түгел, кышы кыш түгел, ә җыры җыр түгел. Шуңа мин менә мондый элекке җырларны башкарырга яратам.»

Лилия Муллагалиева: «Ике дә уйламыйча ул миңа «Җыр керсен күңелгә» җырын бирде. Шушы җырыма беренче клибымны да төшердек. Шул заман өчен ул, руслар әйтмешли, модный иде. Бүген дә ул клип үз ролен уйнар иде.»

Зөһрә Шәрифуллина: «Безнең арада иҗади дуслык кына булмады, без гаилә дуслары. Без чит илләргә бергә ял итәргә йөрдек, балалар бергә укыды. Бүгенге көндә дә аралашып яшибез. Ә инде җырларга килгәндә, мин аның иң күп җырларын җырладым. Ул язган җырларын күбесен миңа бирә иде. Әлбәттә инде, иң популярларыннан «Су буенда учак яна» һәм «Соң булса да, уң булсын». Популяр җырлары бик күп инде. Әмма минем иҗатымны популяр иткәне шул «Су буенда учак яна» җыры. Бездән соң да бу җырлар җырланачак.»

Фирдүс Тямаев: «Тавышың да, моңың да, үзеңнең энергетикаң да бар» — дип әйтә иде ул миңа. Бу сүзләрне ишеткәч миңа рәхәт булып китә иде. Һәрбер композиторның тарихка кереп калган җыры бар. Бүгенге көндә Зөфәр абыйның җырлары булмаган булса, нәрсәдер җитмәгән кебек булыр иде.»

 

Зөфәр абый җиде йөздән артык җыр иҗат иткән икән. Бер җыр озынлыгы өч минут булса, бөтен җырын тыңлап бетерергә якынча 2100 минут кирәк булачак. Кыскасы, 35 сәгать тоташ Зөфәр Хәйретдинов җырлары! Концертта шушы җиде йөз җырның кырык бере генә яңгырады.

Зөфәр Хәйретдинов татар эстрадасына яшәү чыганагы булып торган автор. Эстраданың яшәү көче булсын өчен берсеннән-берсе матур җырлар иҗат итеп торырга кирәк. Алга таба да татар эстрадасында нәкъ менә аның кебек авторлар булсын иде.

 

 

Бәйле