«Ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәт» — Филүс Каһиров иҗат төркеменең Башкортстанда автобуслары каплана [фото-видео]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

4 февраль Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның иҗат төркеме Башкортстанга барган вакытта автобуслары каплана.

«Һава шартлары начар булу сәбәпле, безнекеләр Казаннан 16 сәгать тирәсе киләләр, таулы урыннарда автобусны этәргә дә туры килә. Бер авылдан алар бөтенләй үтә алмый. Мәләвездәге дуслар ярдәмгә килә, алардан прицеп һәм аппаратураларны алалар.

Мәләвезгә килеп җиткәндә, алардан «без әйләнеп капландык, ярдәм кирәк», дигән хәбәр килде. Без шок хәлендә идек. Шалтыратып хәлләрен белештек, аларны алырга машиналар җибәрдек.

Концертны инде күчерергә җыенган идек, кәеф төште. Шулай да төркемне көттек. Алар: «Бик нык ардык, ләкин концертны куябыз», диделәр. Шундый батырлык күрсәткән төркемебезгә, безне аңлаган тамашачыларга, төркемебезне ашаткан, сыендырган Рәхмәтуллиннар гаиләсенә, безгә ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез», ди бу хакта Филүснең администраторы Эльмира Каһирова.

Бәйле