Кибет сатучысыз, мәктәп укытучысыз булачакмы?

-- Alina

Саклык банкы Татарстанның мөһим партнеры булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә банкның еллык бизнес-конференциясендә шулай дип белдерде. Быел чара “Казан-Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Конференциядә Саклык банкы президенты, идарәсе рәисе Герман Греф катнашты.

Рөстәм Миңнеханов бүген банкның бик күп юнәлешләр буенча лидер булып торуын басым ясап әйтте.

– Кече һәм урта бизнеска  ярдәм итәсез, “Бизнес-класс” мәгариф проектын тормышка ашырасыз. Саклык банкы – шулай ук эскроу-счетлар белән эшләү мәсьәләсендә дә лидерларның берсе. Аерым алганда, Татарстанда төзелеш оешмалары яңа эш кагыйдәләренә өйрәтелде. Без сездән санлаштыру өлкәсендә дә күпкә өйрәнәбез, – диде Татарстан Президенты.

Герман Греф, үз чиратында, Татарстанның соңгы егерме елда илебездә икътисади яктан этәргеч көчкә әйләнүен билгеләп үтте. “Республика Россиядә ничек итеп чимал бәйсезлегеннән китеп булуны күрсәтә, – диде ул.

Саклык банкы идарәсе рәисе республикада эшмәкәрләр өчен тудырылган шартларның югары дәрәҗәдә икәнлеген искәртте. Ул Татарстан территориясендә Саклык банкы белән берлектә “Бизнес-класс” мәгариф проектының гамәлгә ашырылуын да искә төшерде.

Конференция алдыннан Герман Грефның “Казан-Экспо” күргәзмә үзәгендә Татарстанның инновацион эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты. “Санлы авыл” проекты, мәсәлән, фермерларга Интернет аша авыл хуҗалыгы продукциясен сату, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар бирү мөмкинлеге бирә. Аның төп юнәлешләреннән берсе – сатучысыз кибет булдыру. Кешеләрнең йөзләреннән тану системасына корылган технология авылда яшәүчеләргә терминал аша кирәкле товарлар сатып алу мөмкинлеге бирәчәк.

Сәфәре ахырында Герман Греф Татарстан Президенты белән Казанда Саклык банкының иң зур мәгариф проектларыннан берсе –  IT-белгечләр өчен “Мәктәп 21” проектын ачу тантанасында катнашты. Биредә төрле яшьтәге студентлар IT-белгечлекләр (программист, робот техникасы буенча белгеч, мәгълүматлар базасы администраторы һ.б) буенча бушлай белем алу мөмкинлегенә ия булачак.

– Санлаштыру турында сөйлибез икән, иң элек кешене игътибар үзәгенә куярга тиешбез. Бинасын төзербез, барлык шартларын да тудырырбыз, әмма анда эшләргә кешеләребез булмаса, бөтен тырышлыгыбыз юкка чыгачак.  Хәзер мондый мәктәпләр булдырмыйча ярамый. Биредә белем алып чыккан кешеләр бик нәтиҗәле эшлиячәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Герман Греф әйтүенчә, Казан мондый мәктәпле икенче шәһәргә әйләнгән. Тәүгесе Мәскәүдә эшләп килә икән. Яңа уку йорты янәшәсендә кечкенә генә кунакханә дә ачылган. Биредә әлегә – 500ләп абитуриент. Мәктәпкә теләсә кайсы яшьтә алалар: Казан “абитур”ларының  яше17 дән 59 га кадәр “тирбәлә”.

Булачак “айтишник”лар төркемләшеп һәм аерым гына да мәсьәләләр (гадиеннән –  катлаулыга) чишә. Мәктәптә укытучылар юк, студентлар бер-берсенә ярдәм итү нигезендә белем эсти.

– Сезне бөек киләчәк көтә. Армый-талмый эшләгез генә! – дип фатиха бирде абитуриентларга Саклык банкы идарәсе рәисе.

Мәктәп бинасында ясалма акылдан файдаланыла: ишектәге камералар студентларны йөзләре буенча “таный”, ә эш урыннарында (биредә уку урыннары шулай дип атала), студентлар бер-берсеннән күчермәсеннәр өчен, видеокамералар күзәтеп тора.

Шунысы мөһим: “Мәктәп 21” студентлары дөньяның 12 илендә урнашкан капмусларда белем алуны дәвам итә алачак.

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле