Башкортстанны тетрәндергән ике гашыйкның үлеменә нәрсә сәбәпче?

-- Alfia

Башкортстанның Бөре шәһәрендә арендага алынган фатирда якты дөнья белән хушлашкан ике яшь кешенең үлеменә җилләткеч системаның төзек булмавы сәбәпче, дигән фикергә килгәннәр.

19 яшьлек егет белән 14 яшьлек кыз ел ярым очрашып йөргәннәр. Алар бер-берсенең әти-әнисе белән дә танышып өлгерә. Егет Дүртөйледә яши, Бөрегә сөйгәне янына барып йөри.

Фаҗига буласы көнне алар ягып җылытыла торган йортка туктала. Егет, дустына шалтыратып, андый ягулык белән ничек куллану турында сораша.

“Егет ягулыкны арттырган да өшемәс өчен җилләтү тәрәзәсен ябып куйган. Шуңа тончыкканнар да инде. Радмирны тәрәзә янында тапканнар, ул аны ачарга уйлаган, әмма өлгерә алмаган”, — дигән дусты Ильяс.

Йортның хуҗасы аларны 1 февральдә тапкан: Радмир телефонын алмый башлагач килгән.

 

Мәгълүмат һәм фото: kiziltan.rbsmi.ru

 

Бәйле