Айрат Хәйруллин һәлак булган фаҗиганең төп сәбәпләре

-- Alina

Тикшерүчеләр Дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәлак булган фаҗиганең төп сәбәпләрен атады.

Һәлакәтнең төп фаразы сыйфатында очучы хатасы, техник төзексезлек һәм начар һава шартлары карала. Җинаять эше Җинаять кодексының 263 мәддәсенең 2 өлеше буенча («саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән һава транспортын эксплуатацияләү һәм хәрәкәт иминлеге кагыйдәләрен бозу») кузгатылган.

Росавиациядә фаҗига начар һава шартлары аркасында килеп чыккан, дип саныйлар.

Bell вертолеты Татарстанның Лаеш шәһәре тирәсендә 7 февральдә көндез һәлакәткә юлыга, аның бортында өч кеше була. Пилот һәм пассажир исән кала, тагын бер пассажир, депутат Хәйруллин, һәлак була.

Хәзерге вакытта каза күргән ике кеше Республика клиник дәваханәсендә. Пациентлар аңында. Депутат Айрат Хәйруллин белән хушлашу бүген Казанда уза.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле