Башкортстанда 16 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган

-- Alfia

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 16 яшьлек  кызның үле гәүдәсе табылган.

Ул төзелеш училищесында укыган һәм киләчәккә зур планнар корган… Аның танышлары билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта кыз бик ябык булган, әмма аны мондый адымга барыр дип беркем дә уйламаган. Ачыклануынча, үсмер үз-үзен үтергән. Мондый гамәлнең сәбәпләре турында хәбәр ителми: кыз үлем алдыннан хат калдырмаган.

Кызның туганнары һәм якыннары әти-әниләренең кайгысын уртаклаша. Шәһәр кешеләре әти-әниләрен балаларына игътибарлырак булырга өнди. Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты эшен башлаган.

Кызның гәүдәсе суд-медицина экспертизасына җибәрелгән.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле