Зәмирә Рәҗәпова: «Юл буена елый идем…»

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова улы Аязга, туган көне уңаеннан, үзенчәлекле тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм икәү бергә кичергән авырлыклары турында да искә алды.

«Сиңа минем белән бергә тормыш кыенлыкларын күрергә туры килде. Сиңа кыйммәтле уенчыклар да, мерседеслар, туганнан алып диңгез суында коенулар, туйганчы йокы, итәктә иркәләнеп утырулар, кибет киштәләрендәге татлы-татлы мәмиләр бик эләкмәде. Мин сәхнәдә чагында, ящиклар өстендә йоклаулар, мин гастрольләрдә йөргәндә, сабыр гына көтүләрең… Сине калдырып ерак юлга чыкканда, мин бер вакытта да артымнан елап калганыңны хәтерләмим. Күзләреңнән күрә идем сиңа ничек авыр булганын, тик сиздерми идең, ә мин юл буена елый идем. Чарасызлыктан утырып елаганда, кечкенә генә кулларың белән минем чәчтән сыйпап, «елама, әни, елама», дип юатучы да син идең. 4 яшеңнән алып, яшьтәшләрең жылы юрган астында сабый йокысына чумганда, син кара таңнан торып, авыр форма киеп иртәнге 6 да бозда басып тора идең. Хәер, хәзер дә шулай… Төнге 21.00 да кайтып егыласың. Сүгәм дә инде мин сине, сөям дә… Күпне таләп итәм. Минемчә, син гел 5 кә укырга тиеш, бер шайба да керттерергә тиеш түгел, киемнәреңне артыңнан гел жыештырып йөрергә, идәннәрне юып торырга, минем белән бәхәсләшмәскә тиеш, аннары телефонны сөйләшер өчен генә тотарга тиеш, минемчә, син идеаль булырга тиеш. Э төнлә юрганыңны ябарга кергәч, сина карыйм да, шундый булуым өчен үземне сүгәм, пышылдап кына, «эйдэ, чәчрәп китсен 5леләре, исән генә бул, бәхетле бул», дип аркаңнан сөям. Син йокы аралаш, нидер сөйлисең, сискәнеп-сискәнеп куясың, хоккей уйныйсың, ахры… Хыялларың тормышка ашсын, балам! Аллаһы Тәгалә сиңа бәхетле язмыш бирсен иде. Ә без исә кулдан килгәнчә сиңа ярдәм итәрбез, без һәрвакыт яныңда!», ди Зәмирә Рәҗәпова улына мөрәҗәгать итеп.

 

Мәгълүмат Зәмирә Рәҗәпова инстаграмыннан

 

Бәйле