Яман шеш һәм шикәр авыруына каршы иң файдалы ризык нинди?

-- Alfia

Табиб-диетолог Елена Соломатина җиләкләр яман шешне кисәтә, шикәр авыруыннан интегүчеләргә ярдәм итә дип саный. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Табиб-диетолог Елена Соломатина файдалы үзлекләре буенча беренче урынга җиләкләрне куя. Бу — кара җиләк, күк җиләк һәм мүк җиләге (черника, голубика, клюква). Әлеге җиләкләрдә антиоксидантлар зур микъдарда була. Шулай итеп алар яман шеш һәм йөрәк авыруларын кисәтә.

Җиләкләр шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә ярдәм итә. Алар бөерләр эшчәнлеген һәм күз күремен яхшырта.

Моннан тыш, суган, имбирь, сарымсак файдалы. Алар бактерияләрне үтерә, вируслы авырулардан саклый дип саный табиб.

Кәбестә, редис, керән, помидор, яшел үләннәр дә файдалы. Укроп, петрушка, кинза кебек тәмләткечләр майлы һәм көеп киткән шашлыкны зыянын киметә, диелә әлеге хәбәрдә.

Диетологлар көн саен 400-500 грамм чи яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Өлкән яшьтәгеләргә яшелчәләрне пешереп ашау хәерле.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле