Әти-әниләре акча бирмәгән балаларны ничек мыскыл иткәннәр?

-- Alina

Липецк мәктәпләренең берсендә балаларны кимсетү белән бәйле гауга чыккан. Беренче сыйныфта укучы берничә балага, «ата-аналарыгыз сыйныф фондына акча бирмәде”, дип, кулердан су эчүне тыйганнар.

Сыйныф ихтыяҗлары өчен җыелган акчаны барлык ата-аналар да бирә алмаган, алар арасында тормышта авыр хәлдә калганнары да бар икән. Сыйныф белән җыйган акчага балаларга саф су эчәргә кулер сатып алган булганнар.

Әти-әниләре акча бирмәгән балаларны мыскыл иткәннәр. Берничә укучыны икенче мәктәпкә күчерергә мәҗбүр булганнар. РФ Тикшерү комитетының өлкә бүлеге тикшерү башлаган, әлеге гауга чыгуга гаеплеләрнең берсе, башлангыч сыйныф укытучысы, эштән китәргә гариза биргән.

 

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле