Айрат Хәйруллин боралагының һәлакәткә очрау моменты [видео]

-- Alina

Депутат Айрат Хәйруллинның Bell 407 боралагының һәлакәткә очрау моменты видеога эләккән. Бу видеоны «БИЗНЕС Online» укучысыз җибәргән.

Видеода күренгәнчә, камера шәхси йортлар янында урнашкан. Язмаларны караганнан соң, Кама өстендәге якты утка игътибар иткәннәр. Фаразлаулар буенча, бу нәкъ боралак җиргә төшкән вакыт.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бәлки бу Хәйруллинның боралагы түгел, ә коткаручылар килгән вакыт булуы да мөмкин. Чөнки бу вакытта, видеодан күренгәнчә, буран инде тынган була.

 

Мәгълүмат БИЗНЕС Online

Бәйле