Әнвәр Нургалиев: «Эчеп ята, шуңа концертына бара алмый»

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Әнвәр Нургалив күптән түгел Инстагарм битендә авырып китүе турында видео кертеп, концертларының күчерелүе турында хәбәр иткән иде.  Ул таеп, билен авырттырган. Әмма халык аңа бик ышанып бетмәү сәбәпле, җырчы тагын бер видео мөрәҗәгать яздырырга мәҗбүр була.

«…Кайбер кешеләр мине эчеп ята дип уйлаган. Эчеп ята, шуңа концертына бара алмый.  Нахак сүз язарга кирәкми. Ерактан килгән тамашачым аңласын дип кенә хәбәр бирдем… Баш уйлар өчен, әллә нәрсә әйтер алдыннан уйларга кирәк…» — дип сөйли Әнвәр Нургалиев.

«Әй Аллам, бәлә аяк астында бит, гайбәттән, нахак сүздән дә зурырак гөнаһ юктыр! Ә гөнаһтан куркырга кирәк…» — дип тә өстәп язган ул.

 

Мәгълүмат Әнвәр Нургаливның Инстаграм битеннән

 

Бәйле