Казанда авариядә 27 яшьлек такси пассажиры һәлак була

-- Alfia

Казанда фонарь баганасына бәрелгән таксиның пассажиры үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

8 февраль кич Ямашев проспектында 103нче йорт янында «Яндекс.Такси» чит ил машинасы зур тизлектә баганага килеп бәрелгән.

Авариядә «Рено» пассажиры — 27 яшьлек хатын-кыз алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча автомобиль йөртүче тизлеген арттырган һәм идарә итә алмаган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле