Рамил Шәмсетдиновның адвокаты аның турында соңгы яңалыкларны җиткерде

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев аның турындагы соңгы яңалыкларны җиткерде.

«7 февраль Рамил Шәмсетдинов янында булдым. Рамил сизелерлек ябыккан. Ул моны Мәскәүгә барганда 11 көн Иркутск тикшерү изоляторы карцерында булуы белән аңлатты. Яңа елны шунда каршы алган ул. Алга таба Новосибирск тикшерү изоляторы, аннан Чиләбе һәм Мәскәү «Бутырка»сына күчерделәр. Бу шәһәрләрдә тикшерү изоляторы хезмәткәрләре дә, сак астындагылар да аны яхшы кабул иттеләр.

Хәзерге вакытта Рамил үзен әйбәт хис итә, тиешенчә туклана, шартлар да яхшы.

14 февраль булачак судта үз позициябез турында сөйләштек. Билгеле булганча, Мухатов үз гаебен таный һәм суд карарының дәлилләрне тикшермичә, зыян күрүчеләрнең һәм шаһитларның  күрсәтмәләреннән башка хәл ителүен тели. Болай булганда, аңа биреләчәк җәза статьяда күрсәтелгәннән күпкә җиңеләйтелгән булачак. Ләкин моның өчен зыян күрүченең һәм прокуратураның ризалыгы кирәк», — ди Рамил Шәмсетдиновның адвокаты.

Аның сүзләренчә, суд карары дәлилләрне тикшермичә, зыян күрүчеләрнең һәм шаһитларның  күрсәтмәләреннән башка чыгарылса, эшне тикшерү тулы һәм объектив булмаячак, шуңа күрә Рамил судка кирәкле гариза язган. Шулай ук, Руслан Нагиев Рамил Иркутск тикшерү изоляторы карцерында сәбәпсез торганга күрә, прокуратурага шикаять әзерләүләрен дә әйтте.

 

Мәгълүмат Руслан Нагиев инстаграмыннан

 

Бәйле