Татарстанда әтисе һәм кызы һәлак булган янгынның сәбәбе ачыклана

-- Alfia

Татарстанда әтисе һәм кызы һәлак булган янгынның сәбәбе кыска ялганыш булырга мөмкин. Бу хакта Россиянең Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Әлеге факт буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылган. Һәлак булганнарның мәетләре экспертизага җибәрелгән.

Элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Александровка бистәсендә 8 февраль көнне көндез янгын булганлыгын хәбәр иткән иде. Янгын сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр бала һәм ир-ат гәүдәләрен тапкан.

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле