Чаллыда өстенә тимер конструкцияләр төшкән эшченең үлемен тикшерәләр

-- Alfia

Тикшерү комитеты Чаллыда өстенә тимер конструкцияләр төшкән эшченең үлемен тикшерә. Бу хакта Россиянең Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ике көн элек Автошәһәрнең бер предприятиесе территориясендә 43 яшьлек ир машинадан металл конструкцияләр бушата. Ниндидер мизгелдә алар чәчелеп китеп, эшче өстенә коелган. Ир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен тикшерү башлап җибәргән. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле